Эчтәлек

Вятка (Нократ) җирендәге Хлынов өязенең Карин һәм Югары Чыпца волостьларында яшиләр. Рус елъязмаларында «арские князья».

Кыпчак ыругыннан чыкканнар (Бачман хан варислары дип тә фаразлана). Зур социаль статуска ия булганнар, Казан ханнарына турыдан-туры буйсынмаганнар. Рус язма чыганакларында ар ягы бәкләре Вятка кенәзләре, каринлылар яки Карин кенәзләре буларак та теркәлгәннәр (Чыпца елгасы буендагы Карин бәклеге 1361 елда оеша).

XV йөздә ар ягы бәкләре Мәскәү кенәзлеге белән Казан ханлыгы арасында Нократ җире өчен барган сугышта катнашалар. Төбәкне Мәскәү яулап алганнан соң (1489), ар ягы бәкләренең күбесенә Чыпца, Иж, Нократ елгалары буйларында җир биләмәләре бүлеп бирелә, аларның старшиналары җирле халыктан салым җыю, зур җинаятьләргә кагылмаган мәхкәмә эшләрен башкару хокукына ия булалар.

Ар ягы бәкләре зур дәрәҗәгә ия булмаган Казан феодаллары, мари, удмурт кабиләләре башлыклары исәбенә тулыландырылган.

Алар Казан ханлыгының Тау ягы җирләрендә яшәүчеләрне Рус дәүләтенә ирекле кушылырга, аерым татар, удмурт һәм бисермән гаиләләрен Нократ җирләренә күчеп китәргә өндиләр. Рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен саклауда һәм яңа җирләр яулау сугышларында, шул исәптән XVI йөз урталарында Казан ханлыгын яулау һәм халык кузгалышларын бастыруда катнашалар.

Казан ханлыгы яуланганнан соң, ар ягы бәкләренең кайберләренә XVI–XVII йөзләрдә Казан төбәгендә биләмә җирләре бирелә, кайберләре крәстияннәр тоту хокукыннан мәхрүм ителә яки дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Ар ягы бәкләренең бер өлеше соңрак христиан диненә күчә һәм Россия феодалларына кушылып китә.

Ар ягы бәкләреннән иң мәгълүм нәселләр: Арслановлар, Деветъяровлар, Дюняшевлар, Долгоаршинныйлар, Касимовлар, Яушевлар.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казань, 1972.

Исхаков Д.М. Татаро-бесермянские этнические связи как модель взаимодействия булгарского и золотоордынско-тюркского этносов // Изучение преемственности этнокультурных явлений. М., 1980.

Исхаков Д.М. О происхождении «арских князей» и их месте в этнополитической структуре Казанского ханства // Проблемы истории и культуры Заказанья. Казань, 1995.

Авторы – Д.Г.Мостафина