- РУС
- ТАТ
Химик-технолог, техник фәннәре докторы (1984), профессор (1987)
1934 елның 19 феврале, Актүбә шәһәре – 1994 елның 25 июле, Алма-Ата.
Казахстан университетын (1956) һәм Алма-Ата патентлар һәм уйлап табу эшләре университетын (1966) тәмамлый.
1956 елдан Казахстан ССР Фәннәр академиясенең Химия фәннәре институтында, фосфорлы ашламалар химиясе лабораториясе мөдире (1974 елдан) һәм директор урынбасары (1989–1994).
Хезмәтләре катнаш кислоталы-термик процессларның физика-химиясенә карый. Д.З.Сираҗетдинов фосфатлар белән силикатлар, сульфатлар, боратларны, шулай ук минерал һәм фосфат чималын катнаш кислоталы-термик эшкәрткәндә хасил булган системалардагы башка компонентларны бергә полимерлаштыру продуктлары нигезендә юнәлешле рәвештә полифосфатлар, нәорганик полимерлар синтезлый. Фосфорлы ашламаларның яңа – туфракка үсемлекләр өчен файдалы элементларның аерылып чыгуы көйләнелә торган буынын уйлап чыгара. Металлны кисеп эшкәртү өчен нәорганик майлау материаллары, медицинада куллану өчен организмнан үзеннән-үзе таркалып чыга торган бер-берсенә туры килүче биологик состав композитлары тәкъдим итә.
Полимер ашламаларның Д.З.Сираҗетдинов эшләгән технологияләре – БДБ илләренең фосфат заводларында, майлау-суыту сыекчаларын табу процесслары Караганда металлургия комбинатында җитештерүгә кертелгән.
Уйлап табуга 55 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы медальләре белән бүләкләнә.
Физико-химические основы получения полифосфатных удобрений. А.-А., 1979 (автордаш).
Химия и технология плавленых фосфатов. А.-А., 1989 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.