Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Абдул волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Иске Дөреш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Октябрь бүләге» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Хәмидуллин).

1950 елда Салих-Тукай авылы, хәзер инде юкка чыккан Мөгез-Елга, Яңа Абдул авыллары белән бергә берләштерелгән Калинин исемендәге колхозга керә (үзәк утары – Октябрь Бүләге авылы). 1960 елдан – Тукай исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1998 елдан – шул ук исемдәге җитештерү кооперативы, 2006 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Хәзерге вакытта «Фәррахов», «Шиһапов» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2009 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 202,
1949 елда – 179,
1958 елда – 128,
1970 елда – 225,
1979 елда – 177,
1989 елда – 106,
2002 елда – 96,
2010 елда – 98,
2020 елда – 81 кеше (татарлар).