- РУС
- ТАТ
тау инженеры, ТРның атказанган нефтьчесе (1997), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1999)
1951 елның 2 ноябрендә Азнакай районы Татар Шуганы авылында туа.
Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1979).
1973–1976 елларда «Татнефтегеофизика» тресты промысел-геофизика конторасының газ-каротаж партиясендә эшли.
1976 елдан (бүленеп) «Татнефть» АҖдә: хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы бүлеге инженеры, «Актүбәнефть» НГДУының нефть һәм газ чыгару цехы мастеры (1980 елга кадәр), 1983–1997 елларда катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарны капиталь ремонтлау Азнакай идарәсендә баш инженер урынбасары, баш инженер, бер үк вакытта (1992 елдан) башлык урынбасары, 2001 елдан — Әлмәт идарәсендә башлык.
1980–1982 елларда СССР Госгортехнадзорының Татарстан округы идарәсендә Лениногорск район тау техникасы инспекциясенең участок тау-техника инспекторы.
1982–1983 елларда Казахстан ССР «Актүбәнефть» берләшмәсенең «Октябрьскнефть» НГДУында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча баш инженер урынбасары.
1997–2001 елларда «Катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарны капиталь ремонтлау буенча Татнефть-Азнакай идарәсе» ҖЧҖдә баш инженер, бер үк вакытта директорның 1 нче урынбасары.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар.
Дәүләт бүләге Татарстан нефть чыганакларындагы авыр чыгарыла торган нефть запаслары ятмаларының нефть бирүчәнлеген күтәрү технологияләре комплексын эшләгәне һәм сәнәгатьтә киң куллануга керткәне өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.