Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Картограф, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995), техник фәннәр кандидаты (1984)
1951 елның 16 апрелендә Казанда туган.
Мәскәү Геодезия, аэрофотосъёмка һәм картография инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1977), ЦНИИгеолнерудта (Казан) эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1995 елдан).
2001 елдан Дефектоскопия үзәгенең (Казан) инженерлык эзләнүләре бүлеге башлыгы. Дәүләт бүләге Татарстанда төзелеш материалларының минераль-чимал базасын бәяләүдә һәм картографияләүдә катнашканы өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.