Эчтәлек

Гомер еллары: ?–1546.

Ханлыкта кырымлыларның зарарлы йогынтысына каршы көрәшә. 1545 елда Чура Нарыйков һәм князь Кадыш Иван IV кә грамота җибәрәләр. анда Казанга гаскәр җибәрүне сорыйлар һәм Сафагәрәйне һәм "кырымлыларны" тотып бирергә вәгъдә итәләр. 1546 елда сарай төңкәрешен һәм Сафагәрәйне тәхеттән бәреп төшерүне оештыруда катнаша (кара Казанда тәхет чуалышы 1545–1546).

Хан тәхетенә Шаһгалине чакырган вакытлы хөкүмәт составына керә. Сафагәрәй Казанга кайткач үтертелә.

Әдәбият

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923; 

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. К., 1995.

Автор – И.Р.Вәлиуллин