- РУС
- ТАТ
Икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1993), профессор (1995)
1954 елның 7 декабре, Казан — 2018 елның 3 декабре, Казан.
1977 елда Казан университеты механика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, икътисади кибернетика кафедрасы профессоры (1993 елдан).
2001 елдан 2013 елга кадәр Казан технология университетында менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы мөдире, менеджмент һәм маркетинг югары мәктәбе директоры (2010 елдан), бер үк вакытта (2010 елдан), Татарстан Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры.
Хезмәтләре тигезсез рентага йөз тоткан төбәк икътисади системалары һәм милли продуктның ныклы инновацион үсеше мәсьәләләренә карый.
РФ хөкүмәте каршындагы икътисади реформалар эшче үзәгенең Казан вәкиллеге җитәкчесе (1992–1994), Татарстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр министры киңәшчесе (1995–1998).
Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Кыйммәтле кәгазьләр һәм фонд базары буенча комиссиянең эксперт советы рәисе (1998–2001).
Национальный продукт: проблемы дефицита и сбалансированности. Казань, 1993.
Исследование систем управления. Казань, 2004 (автордаш).
Инновационные ресурсы вузов региона: потенциал и организационно-экономические механизмы его использования. Казань, 2005 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.