Косякау туктаулыгында табылган чакматаш әйберләр

ТР Фәннәр академиясе Тарих институты фондлары

Бу чорда борынгы кешеләр тормышында зур үзгәрешләр була. Мезолит климатның кисәк җылынуы һәм боз катлавының Европаның ерак төньяк-көнбатышына таба чигенүе сәбәпле башлана, бу дүртенчел геологик дәвернең — голоценның башлангычы була.

Голоценның элгәрге этапларында (пребореал, бореал) рус тигезлеге территориясендә бозлык янындагы салкынга яраклашкан флора һәм фауна юкка чыга, хәзерге табигый зоналар урнаша. Борынгы аучылар кәсәбәчелек объектларын һәм тормыш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр булалар. Көтү булып яшәүче һәм көтү булып яшәми торган бик зур булмаган хайваннарны аулау өстенлек итә башлый (язгы-көзге яшәү урыннарында ау һәм урманда индивидуаль сунарчылык). Ау кораллары, кирәк-яраклары һәм алымнары камилләшә. Соңгы палеолит чорында уйлап табылган ук төп коралга әйләнә. Көймә, ятьмә, мурдалар һәм башка җайланмалар ярдәмендә балык тоту зур үсеш ала. Мезолит чоры общиналары сан ягыннан зур булмый һәм соңгы палеолит чорындагыга караганда урыннан урынга ешрак күчә. Торулыклар елга ярларында, биек булмаган калкулыклар һәм террасаларда барлыкка килә. Тораклар, гадәттә, җиңелчә корылышлы һәм кечкенә була. Җәен — кыска чорга исәпләнгән вакытлы (сезонлы) туктаулыклар һәм лагерьлар, кышын эрерәк даими торулыклар корылган, дип фаразлана. Мезолит дәвере матди мәдәнияте чакматаштан пычаксыман пластиналар, аеруча микропластиналар эшләү технологиясенең югары үсеш дәрәҗәсенә ия булуы белән аерылып тора; микропластиналар ясау өчен, бәрү генә түгел, кысу ысулы да кулланыла. Пластиналар тире, агач, сөяк эшкәртүдә, шулай ук пычакларның кискеч өлеше һәм очлыклар буларак файдаланыла.

Татарстан территориясендә берничә археологик культура истәлекләре мәгълүм. Чулман тамагы культурасы халкы Кама тамагы төбәгендә соңгы бозлык чорында ук, ягъни палеолит һәм мезолит дәверләре чигендә яшәгән: Иделнең уң ярында Сөйке Кичүе һәм Кама Тамагы посёлоклары янында, шулай ук Актай елгасы (Иделнең сул кушылдыгы) тамагында туктаулыклар булуы билгеле. Тәтеш III, Косякау, Любава, Семёнов туктаулыклары һ.б. бу культураның иң югары үсеш алган этабын чагылдыра. Чулман тамагы археол. истәлекләренә, ихтимал, ук очлары буларак кулланылган, китеп эшкәртелгән батынкы кырыйлы трапеция рәвешендәге кораллар хас. Агыйдел елгасы тамагындагы элеккеге Татар Әҗбие тирәсендәге, шулай ук Ык елгасының түбән агымы буендагы (Юртау, Аккүл) туктаулыклар Чулман буе культурасына нисбәтле. Чулман тамагы культурасындагы чакматаш индустриясенә караганда пластиналарны кысу ысулы белән эшләү югарырак үсешкә ирешә. Ләкин Чулман буе культурасының кораллар җыелмасы бертөрлерәк булган. Төрле чакматаш һәм сөяк кораллар табылган, Ык елгасының түбән агымы буенда Минзәлә районы Дәвек авылы янындагы мезолит дәвере туктаулыгы бу яктан аерылып тора. Ашыт елгасының түбән агымы буенда Биектау районының Алан Бәксәр, Кече Битаман, Бикнарат авыллары янындагы туктаулыклар, Зөя елгасының урта агымы буенда Апас районының Кабык Күпер авылы янындагы торулык соңгы мезолит чорына (фаразланганча, б.э.к.VI нчы меңьеллык) карый.

Мезолит дәверенең таштан эшләнгән әйберләренә кечерәк очлыклы пластиналар эшләгәндә микропластиналар ясау ысулы куллану, шулай ук неолит дәверендә киң таралган шомартылган өслекле кискеч кораллар хас.

Әдәбият          

Косменко М.Г. Мезолит Среднего Поволжья // Краткие сообщения Института археологии. 1977. Вып. 149. Памятники эпохи мезолита;

шул ук. О некоторых мезолитических памятниках Икско-Бельского междуречья // Об исторических памятниках по долинам Камы и Белой. К., 1981;

Галимова М.Ш. Памятники позднего палеолита и мезолита в устье реки Камы. М.-К., 2001;

шул ук. Новые материалы по мезолиту Марийского края // Тверской археол. сборник. 2003. Вып. 5.

Автор — М.Ш.Галимова