Биографиясе

1938 елның 17 августы, Казан — 2008 елның 5 октябре, шунда ук.

1957 елда Казан Зур драма театры труппасының ярдәмче составына алына, 1961 елда театр каршындагы студияне тәмамлый һәм төп составка кабул ителә.

Иҗаты

Ю.С.Федотов Голубков ролендә

М.А.Булгаков «Чабыш»

Ул башкарган яшь герой образлары үзләренең эчкерсезлекләре һәм табигыйлекләре, беркатлы ачык һәм сөйкемле булулары белән игътибарны җәлеп итәләр: техник-төзүче Гусев («Сипкелле кыз», А.Успенский), табип Карпов («Хезмәттәшләр», В.П.Аксёнов, Ю.М.Стабовой), Михаил («Левониха орбитада», А.Е.Макаёнок), студент Золотарёв («Давылга табан», Р.Ишморат), Борис Забродин, Володя Воробьёв («Ленинград проспекты», «Нәфрәттә аңлашу», И.В.Шток), Володя Белов («Сау булыгыз, егетләр», Б.И.Балтер, В.Н.Токарев), Владик («Мәхәббәт турында 104 бит», Э.С.Радзинский), Леонидик («Минем бичара Маратым», А.Н.Арбузов) һ.б. Кешенең шик-шөбһәләр һәм кирәксезлеген тою хисе белән тулы эчке дөньясын актёр Михаил («Зыковлар», М.Горький, 1966) образында ача. Ул башкарган Голубков («Качу», М.А.Булгаков, 1967) образы әхлакый инанганлык, зыялылык белән аерылып тора. Лукашин («Бервакытны, Яңа ел кичендә», Э.В.Брагинский, Э.А.Рязанов, 1969) һәм Уилл («Булыргамы, булмаскамы?», У.Гибсон, 1976) образларында лирик герой темасы алга таба үсеш ала. Иҗади шәхеснең үз-үзен танытырга омтылуы, геройның әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәте, үз-үзеңне корбан итәргә һәм батырлык күрсәтергә әзер тору мәсьәләләре Федотов иҗатында аерым урын ала һәм Иван Позднышев («Көчле яңгырлар арасында», А.П.Штейн, 1969), Саттаров һәм Муса Җәлил («Дәвам», 1972; «Билгесез көн», 1984; Д.Вәлиев), Саккулин («Вакыйгада катнашучылар», А.И.Гельман, 1977), Троян («Астория» кунакханәсе», А.П.Штейн, 1980) образларында аеруча көчле чагылыш таба. Федотовның Кэлин Абабий («Изгеләрдән изге», И.П.Друцэ, 1977), Иван Климов («Иван һәм Мадонна», А.И.Кудрявцев, 1985), Тевье («Мәрхүмне искә алу догасы», Г.И.Горин, 1992) кебек геройлары социаль характеристикаларының төгәллеге, тормышчан, көчле гаделлек хисенә ия булуллары белән аерылып тора. Актёр Алексей Орлов («Патша ауда», Л.Г.Зорин, 1980), Томас Мор («Һәр заман кешесе», Р.Болт, 1986) образларында героик характерның төрле, кайвакыт кеше ышанмаслык дәрәҗәдә каршылыклы якларын, Фёдор патша (шул исемендәге әсәр буенча, А.К.Толстой, 1988) образында үзенә йөкләнгән бурычны (миссияне) башкарырга сәләтсез икәнен аңлаган кешенең рухи фаҗигасен оста гәүдәләндерә. Федотов тарафыннан иҗат ителгән Пахомов («Урмандагы веранда», И.М.Дворецкий, 1971), Андрей («Иң бәхетле», Э.Я.Володарский, 1975), Лёня Шиндин («Без, түбәндә кул куючылар», А.И.Гельман, 1980), Шабельников («Карагыз, кем килгән», В.К.Арро, 1983) кебек замандашлары образлары тормышка актив мөнәсәбәтләре, тормышта тоткан урыннарын раслауда ярсу, ялкынлы булулары белән бәяләнәләр. Жорж Дюруа («Сөекле дустым», Г.Мопассан романы буенча, 1981), Муромский («Эш», А.В.Сухово-Кобылин, 1986), Войницкий («Ваня абзый», А.П.Чехов, 1993), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер, 1996) рольләре образларның үзенчәлекле шәрехләнүе белән билгеләп үтелә.

Ю.С.Федотов Иван Климов ролендә

А.И.Кудрявцев «Иван һәм мадонна»

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1970), ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1981) лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980; 

Цекиновский Б. Чем дышит трагедия // Театральная жизнь. 1988. № 21; 

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991; 

Благов Ю. Грани таланта: Творческий портрет Юрия Федотова // Казань. 2002. № 3/4.

Автор — Ю.А.Благов