Биографиясе

1907 елның 11 (24) гыйнвары, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы – 1977 елның 14 мае, Мәскәү.

Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен (1931 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1931 елдан гражданлык һава флотының фәнни-җитештерү институтында эшли.

1934–1941 елларда цех башлыгы, баш инженер, Казан авиация заводы директоры.

1941 елдан СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары, 1946 елдан министр урынбасары, 1953–1957 елларда һәм 1965 елдан министры. 1957–1965 елларда Авиация техникасы дәүләт комитеты рәисе.

1956 елдан КПСС ҮК әгъзасы. 1954–1977 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелә (1953 ел). Тугыз Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы П.В.Деметьев исемен йөртә, һәйкәл-бюст (авторлары – скульптор М.К.Аникушин, архитектор М.Х.Агишев) һәм мемориаль такта куелган.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.