Гомуми мәгълүмат

Мари Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1934 елда оештырыла. Мәйданы – 2796,6 кв.км. Үзәге – Медведево поселогы (Йошкар-Ола шәһәреннән 8 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 67079 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 2160 кеше. Башлыча, район үзәгендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1990 елдан өченче Медведево урта мәктәбендә татар-башкорт көрәш секциясе эшли. 2003 елдан районда иҗтимагый оешма – «Дуслык» татарлар автономиясе яшәп килә (рәисе –Р.Н.Усманов).

Медведово районы белән Татарстан Республикасы арасында тыгыз мәдәни һәм икътисади бәйләнешләр урнашкан, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча делегацияләр оештырыла.