Биографиясе

1938 елның 29 сентябре, Арча районы Урта Бәрәзә авылы – 1991 елның 19 апреле, Казан шәһәре.

Казан педагогика институтын тәмамлагач (1962), шунда ук философия һәм фәнни коммунизм (1966–1969), КПСС һәм фәнни коммунизм тарихы (1969–1976), фәнни коммунизм (1976 елдан) кафедраларында эшли.

Хезмәтләре XX йөздә Идел буе һәм Урал төбәгендә профсоюз хәрәкәте тарихына багышлана.

Хезмәтләре

Школа коммунизма: Профсоюзные организации автономных республик Поволжья и Приуралья в период социалистического и коммунистического строительства. Казань, 1983.

Автор – Е.Б.Долгов