Биографиясе

1880 елның 17 (29) декабре, Түбән Новгород шәһәре – 1938 елның 13 феврале, Мәскәү өлкәсенең Ленин районы Коммунарка поселогы.

Дворяннар нәселеннән.

1903 елда Петербург университетын (1914 елдан Петроград, 1924 елдан Ленинград университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: приват-доцент (1906–1917), экстраординар профессор (1917–1918), профессор (1918–1930).

Бер үк вакытта, 1920–1937 елларда, Ленинград шәрык институты профессоры (1922–1925 елларда ректоры).

1929–1933 елларда СССР Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге академик секретаре.

1934–1937 елларда СССР Фәннәр академиясенең Шәрыкне өйрәнү институты директоры. Кырым, Идел буе, Төньяк Кавказ, Кавказ арты, Урта Азия, Казахстан, Алтай төрки телле халыкларының телен, фольклорын, көнкүреш тормышын өйрәнә. СССРның кайбер халыклары язуын булдыруда катнаша. Беренче Бөтенсоюз тюркология съездын оештыручыларның берсе (Баку, 1926). Съездда СССР мөселман халыкларының язуын гарәп имлясыннан латин графикасына күчерү турында карар кабул ителә.

1916 елда һәм 1925 елда Казанда борынгы төрки ядкәрләрне һәм Алтын Урда тарихи чыганакларын өйрәнә, татарлар турында кулъязмалар һәм этнографик материаллар туплый.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки халыкларның теле, әдәбияты, фольклоры, этнографиясенә, тюркологиянең гомуми мәсьәләләренә һәм тарихына карый.

А.Н.Самойлович, төрки телләрнең фонетик үзенчәлекләренә нигезләнеп, аларның классификациясен төзи. Төрки телләрнең төзелешенә карашын, аерым алганда, үзенең грамматик концепциясен «Некоторые дополнения к классификации турецких языков» (Пг., 1922), «К вопросу о наследниках хазар и их культуры» (Л., 1924), «Литовские татары и арабский алфавит» (Баку, 1926), «К истории культурных и этнических отношений в Волжско-Уральском крае» (М., 1927) хезмәтләрендә бәян итә.

«Несколько поправок к ярлыку Тимур-Кутлуга» (Пг., 1918), «О «пайза»-«байса» в Джучиевом улусе: к вопросу о басме хана Ахмата» (Л., 1926), «Несколько поправок к изданию и переводу ярлыков Тохтамыш-хана» (Симферополь, 1927) һ.б. хезмәтләре, төрки халыкларның мәдәни һәм тарихи ядкәрләре буларак, Алтын Урда һәм Кырым рәсми документларын анализлауга багышлана.

«Литературный язык Джучиева улуса, или Золотой Орды» (Истанбул, 1935) хезмәтендә Урта Азиягә хас төрек әдәби теленең Алтын Урда чорындагы үсеше идеясен дәлилли. «Профессор Н.Ф.Катанов – первый ученый из абаканских турков» (Верхнеудинск, 1924), «Двадцать дней в Казани» (1925), «Краеведение в Татарской АССР» (1925), «Галимҗан Ибрагимов как татаровед» (1929) язмаларында Татарстанда шәркыятьчелек һәм туган якны өйрәнү фәне торышына кыскача характеристика бирә.

Рус археология һәм Рус география җәмгыятьләренең хакыйкый әгъзасы (1908).

Репрессияләр чоры корбаны.

Хезмәтләре

Вариант сказания о Едигее и Тохтамыше, записанный Н.Хакимовым // Тюркол. сборник. 1972. М., 1973.

Общий взгляд на возникновение и развитие мусульманско-турецких литературных языков в связи с разговорными наречиями // Советская тюркология. 1973. № 5.

Әдәбият

Ашнин Ф.Д. Александр Николаевич Самойлович (1880–1938) // Народы Азии и Африки. 1963. № 2.

Дмитриева Л.В. Материалы к описанию рукописного наследия А.Н.Самойловича // Народы Азии и Африки. 1966. № 3.

Автор – Е.Б.Долгов