Биографиясе

1937 елның 15 декабрендә Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә туган. С.М.Сабитовның оныгы.

1959 елда Таҗик университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли. 1961 елдан Мәскәү университетында, математик анализ кафедрасы профессоры (2001 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре өслекләр һәм күпкырлыкларның метрик геометриясенә карый. И.Х.Сабитов кабарынкы өслек регулярлыгы белән аның метрик регулярлыгының тәңгәллеге турындагы теореманы исбатлый, күпкырлык күләме өчен Герон формуласы аналогын чыгара, бөгелүчән күпкырлык күләменең даимилеген күрсәтә, күпкырлыклар метрик теориясенең төп проблемаларына алгоритмик чишелеш таба.

Хезмәтләре

Локальная теория изгибаний поверхностей // Итоги науки и техники. Современные проблемы математики. Фундаментальные направления / ВИНИТИ. 1989. Т. 48.

Күпкырлыкларның күләмнәре. Казан, 2006.

Isometric Immersions and Embeddings of Locally Euclidean Metrics // Cambridge Scientific Publishers. Series Reviews in Mathematics and Mathematical Physics. 2009. V.13, part 1.