Биографиясе

1948 елның 18 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында (1971–1973), 1974 елдан теоретик кибернетика кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре дискрет математикага, тулылык, катлаулылык теорияләренә, автоматлар теориясенә, сөйләм теле синтезына карый. Ф.И.Сәлимов бүленешләр алгебрасында тулылык мәсьәләләрен, идарә системаларының кайбер классларында ихтималый үзгәрткечләр куллануның катлаулылыгын тикшерә. Персональ компьютерларны төрле операцион системалар өчен татарча локальләштерүгә караган программа пакетлары; Татарстан Республикасындагы паспорт өстәлләре һәм загслар өчен ике телдә информация-программа комплекслары эшли. Татар сөйләм теле синтезаторын, Казан университетының 1960–1990 еллар диалектологик экспедицияләре материаллары буенча рус сөйләшләренең электрон китапханәсен төзү эшләрен башкара.

Дәүләт бүләге Татарстан Республикасы мәгариф системасында татар теленең дәүләт теле буларак кулланылышын фәнни, укыту-методик һәм информация-программалар ягыннан тәэмин итүгә караган хезмәте өчен бирелә.

Хезмәтләре

Конечная порожденность некоторых алгебр над случайными величинами // Вопр. кибернетики. 1982. Вып. 86.

О максимальных подалгебрах алгебр распределений // Изв. вузов. Математика. 1985. № 7.

Задача о минимальном имплицирующем векторе // Мат. вопр. кибернетики. 1991. Вып. 3 (автордаш).