Биографиясе

1937 елның 15 сентябре, Мари АССРның Звенигово районы 106 нчы участогы – 2006 елның 24 августы, Алабуга шәһәре.

Казан университетын тәмалаганнан соң (1963), Питрәч районының авыл мәктәпләрендә укыта, 1965–1971 елларда «Коммунистик хезмәт өчен» Мамадыш район газетасында эшли.

1974 елдан Алабуга педагогия университетында (1991–1998 елларда һәм 2005 елдан татар филологиясе кафедрасы мөдире).

Хезмәтләре хәзерге заман татар әдәбиятына (стиль һәм жанр үзенчәлекләре, характер проблемалары, герой концепциясе, татар әдәби тәнкыйтенең теоретик һәм практик мәсьәләләре), татар әдәбияты тарихына, фольклорга багышлана.

Хезмәтләре

Герой и эпоха (концепция героя в татарском литературоведении). Казань, 1999.

Солнце рассеивает туманы (творчество Эдуарда Касимова). Алабуга, 2005 (автордаш).

Г.Әпсәләмов геройлары дөньясы (анализ тәҗрибәсе). Алабуга, 2003.

Әдәби Алабуга. Алабуга, 2005 (автордаш).

Әдәбият

Сафин М. Иҗат бәхете. Мәйдан. 2002. № 5.