Биографиясе

1956 елның 3 июнендә Констанца шәһәрендә (Румыния) туган.

Новосибирск югары хәрби-сәяси академиясен (Мәскәү, 1985) тәмамлый.

1977–1982 елларда Совет Армиясендә.

1985–1999 елларда В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиядә, бер үк вакытта, 1994–1996 елларда, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы Хәрби университетында политэкономия кафедрасы укытучысы.

1999 елдан Мәскәү гуманитар-икътисад институтында икътисад теориясе кафедрасы мөдире һәм проректор.

Фәнни тикшеренүләре милек теориясе мәсьәләләренә карый (социаль-икътисади һәм институцион аспектлар).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экономическая теория. М., 2001.

Автор – Ф.С.Зыятдинов