Тарихы

Авылга XVII йөз ахыры − XVIII йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган татарлар, отставкадагы солдатлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чүлмәк, көпчәк, арба-чана ясау, киез итек басу кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

Авыл Поручик авылының Казан Богородица чиркәве приходына карый. 1880 елларда ике сыйныфлы миссионерлык мәктәбе ачыла, 1894 елда аның өчен аерым бина төзелә (1903 елда янып китә).

XX йөз башында авылда шулай ук земство почта станциясе, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре урнашкан була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2135 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 242 хуҗалыкның 38 ендә ат юк, 201 – бер, ике, 8 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 2015 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 390 умарта оясы теркәлә. 76 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яктыкүл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красное озеро” колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Пустынка авылы кушыла. 1959 елдан авыл – зурайтылган “Красный Маяк” колхозының (аңа шулай ук Поручик һәм Утяшкино авыллары керә), 1996 елдан – “Маяк” авыл хуҗалыгы товарлары җитштерү кооперативының, 2003 елдан “Зәй шикәре”агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсенең үзәк утары (бөртекле үсемлекчелек, чөгендер үстерү), шулай ук крәстиян фермер хуҗалыклары эшли.

1975, 1997 һәм 2004 елларда күперләр салына.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (1926 елда бина төзелә), 1993 елда − җидееллык (икенче бина төзелә), 1964 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта (1971 елда яңа бина  төзелә), 2013 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә. 1950−1994 елларда “Рябинушка” балалар бакчасы эшли (1987 елда яңа бина салына).

Авылда “Колосок” балалар бакчасы (2011 елдан мәктәп каршында), мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә – 1982 елда салынган бинада), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), хоккей корты (2008 елдан), балалар мәйданчыгы (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында Халык иҗаты музее, “Керәшен моңы” форльклор ансамбле (1996 елдан) эшли. 2012 елда авылга керү юлында хач куела.

Авыл тирә-юнендә археология истәлекләре – Яктыкүл туктаулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

XIX йөзнең икенче яртысында төбәкне өйрәнүче уфалы Р.Г.Игнатьев Поручик белән Яктыкүл авыллары арасында куфи язулы XII –XIII йөз башы болгар кабер ташлары таба (сакланмаганнар).

Күренекле кешеләре

В.А.Акатьев (1946 елда туган) – техник фәннәр докторы, Россия дәүләт социаль университеты профессоры (2006 елдан), РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге бүләге лауреаты, авылдагы бер урамга аның исеме бирелгән;

К.А.Байрашев (1947 елда туган) − техник фәннәр кандидаты, “СургутНИПИнефть”нең катламнарны һәм ятмаларны математик модельләштерү лабораториясе мөдире;

М.И.Гурьянов (1962 елда туган) – медицина фәннәре докторы, Санкт-Петербург университеты профессоры (2015 елдан);

Р.И.Гурьянова (1948 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

В.М.Субботин (1949 елда туган) – ТРның, РФнең атказанган укытучысы, РСФСР, СССР халык мәгарифе отличнигы.

Халык саны

1859 елда – 575,
1897 елда – 1164,
1913 елда – 1410,
1920 елда – 1303,
1926 елда – 1345,
1938 елда – 1133,
1949 елда – 835,
1958 елда – 884,
1970 елда – 910,
1979 елда – 749,
1989 елда – 634,
2002 елда – 700,
2010 елда – 731,
2017 елда – 700 кеше (татарлар – 66,1% (шул исәптән керәшен татарлар – 50,4%), руслар – 31%).