Биографиясе

1854 ел, Казан – 1921 ел, шунда ук. Ориенталист-галим А.А.Бобровниковның улы, Н.И.Ильминскийның тәрбиягә алган улы.

Казан университетын тәмамлый (1877). 1878 елдан Казан укытучылар семинариясендә (1891 елдан директор), 1906–1912 елларда Оренбург уку-укыту округында попечитель.

1912 елда Халык мәгарифе министрлыгы күрсәтмәсе буенча Казакъстан һәм Урта Азиядәге мөселман уку йортларында укыту эшләренең куелышын өйрәнә. Ильминский системасын тормышка ашыруга ярдәм итә, либераль карашлар тарафдары була, миссионерлык практикасында полиция алымнарына каршы чыга.

Бобровников җитәкчелегендә Казан губернасында гомуми башлангыч белем бирүгә күчү программасы эшләнә.

1919–1921 елларда Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү комиссиясе рәисе.

Хезмәтләре халык мәктәпләрендә математика укыту методикасына, гомуми дидактикага, халык мәгарифе, мөселман дини мәктәпләре проблемаларына карый.

Хезмәтләре

Что такое хороший урок. Казань, 1898.

Инородческое население Казанской губернии. Казань, 1899.

Итоги народного образования за 1900 год. Казань, 1901.

Русско-туземные училища, мектебе и медресе Средней Азии. СПб., 1913.

Әдәбият

Ханбиков Я.И. Русские педагоги Татарии и их роль в развитии просвещения и педагогической мысли татарского народа (из истории русско-татарских педагогических связей). Казань, 1968.

Автор – Р.Р.Исхакова