Биографиясе

1930 елның 26 февралендә Казан шәһәрендә туган.

1951–1953 елларда ВЛКСМның Сәмәрканд шәһәр комитеты 1 нче секретаре.

Сәмәрканд университетын тәмамлаганнан соң (1953), Сәмәрканд медицина институтының марксизм-ленинизм кафедрасында укыта.

1972 елдан Сәмәрканд архитектура-төзелеш институтының философия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре Үзбәкстанда яшьләр хәрәкәтенә, Сәмәрканд өлкәсе партия һәм комсомол оешмалары тарихына карый; Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары турында очерклар авторы.

Хезмәтләре

Звёзды Самарканда. Самарканд, 1968.

История Самарканда. Самарканд, 1970 (автордаш).