- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (7.3.1945), матрос
1925 елның 27 марты, ТАССРның Зөя кантоны (хәзерге Зеленодольск районы) Татар Наратлысы авылы — 1990 елның 25 мае, Казан.
Сугышка кадәр тракторда эшли.
1943 елдан СССР Хәрби-диңгез флотында.
1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Днепропетровск хәрби флотилиясе 66 нчы төтен маскировкасы һәм газсызландыру аерым отряды строевое.
1944 елның июлендә Пинск шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Десант составында 5 тапкыр дошман биләгән территориягә төшерелә, дошманның 5 ут ноктасын, 10 лап солдатын юкка чыгара, берсен әсир итә. Пинск шәһәрендә дошманның контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда һәм, 61 нче армиянең 397 нче укчы дивизиясе бүлекчәләре килеп җиткәнче, яуланган плацдармны кулда тотуда катнаша.
1944 елда авыру сәбәпле демобилизацияләнә. Туган авылында, аннары Казанда яши.
«Комсомолец» колхозында (Зеленодольск районы) ревизия комиссиясе рәисе булып эшли.
1947–1955 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Зеленодольск шәһәренең Җиңү паркында Геройлар аллеясында Г.Г.Морзаханов барельефы урнаштырыла. Казанда Герой исеме белән урам атала.
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза Военно-Морского Флота. 1937–1945. М., 1977;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 347, 420;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 111.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.