Эчтәлек

Татарстан оборона оешмалары – Хәрби фәнни җәмгыять (1921–1926), Һава флоты дуслары җәмгыяте (1923–1925), Химия оборонасы һәм химия сәнәгате дуслары җәмгыяте (1924–1925), Авиация һәм химия сәнәгате дуслары җәмгыяте (1925–1927), Оборонага, авиациягә һәм химия төзелешенә булышлык итү җәмгыяте (ОСОАВИАХИМ, 1927–1948), Авиациягә, флотка, армиягә булышлык итү җәмгыяте (1948–1951), Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ, 1951–1991), Россия оборона спорт-техник оешмасы (РОСТО, 1991–2004), Россия оборона спорт-техник оешмасы – РОСТО (ДОСААФ) (2004–2008) дәвамчысы.

2008 елдан хәзерге исеме.

Максатлары – илнең оборона сәләтен ныгытуга, гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар оештыруга, спортның авиация, техник һәм хәрби-гамәли төрләрен, яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә, гражданнарны хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләүгә, киң таралган техник һөнәрләр буенча кадрлар әзерләүгә ярдәм итү.

1920–1930 елларда хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләрне хәрби өйрәтүләр хәрби укыту пунктларында (пехота, кавалерия, артиллерия, диңгез, ату һ.б.) ОСОАВИАХИМ район советларында һәм барлык предприятие, учреждение, колхоз, совхозларда, “Готов к труду и обороне СССР”, “Ворошиловский стрелок”, “Ворошиловский всадник”, “Моряк”, “Готов к ПВХО” кебек комплекслар нормалары тапшыру һәм армия өчен автомотоклубларда, хезмәт этләре асрау клубларында, кавалерия, ату, планер һ.б. мәктәпләрдә белгечләр әзерләү белән гамәлгә ашырыла.

1940 елга ОСОАВИАХИМның үзәк советы түбәндәге оешмаларны берләштерә: “А” тибындагы лагерьне, кавалерия, автомобиль, хәрби-диңгез, радио һәм ату мәктәпләрен, хезмәт этләре өйрәтү мәктәпләрен, Казан (2 нче категория) һәм Чистай (4 нче категория) аэроклубларын, агусызландыру отрядын, күгәрченнәр өйрәтү станциясен, сәяси секторны, оешманың 61 шәһәр районнары советын.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан ОСОАВИАХИМ оешмалары тарафыннан 36 белгечлек буенча 163685 кеше әзерләнә. Аларның күпчелеген укчы-сугышчылар (154481 кеше), алардан тыш радистлар (1459 кеше), телеграфчылар (887), радиоинструкторлар (45), очучылар, планерчылар, парашютчылар, авиатехниклар (1934), диңгезчеләр (1828), хәрби-диңгез инструкторлары (50), хезмәт этләре йөртүчеләр (30 кеше), һава һөҗүменнән һәм химик һөҗүмнән саклану гаскәрләре сугышчылары (1,9 миллион кеше) тәшкил итә.

1960–1980 елларда ДОСААФның Татарстан өлкә оешмасында спортның 20 авиация-техник һәм хәрби-гамәли төре җәелдерелә, 5 дөнья, 18 бөтенсоюз рекорды куела.

Иң яхшы спортчылар арасында (дөнья, Европа чемпионатларында катнашучылар һәм медаль алучылар) – К.Головин (судно моделе спорты), В.С.Ермоленко (парашют спорты), Г.Г.Калистратов, О.Клементьев (судно моделе спорты), А.Сильванович (планер спорты), Е.П.Смирнов, А.Г.Смоленцев, В.И.Титлов (авиамодель спорты).

1980 еллар ахырына ДОСААФ оешмасына 4068 беренчел оешма керә, 54 район, 15 уку оешмасы, 82 спорт-техник клубы эшли.

Матди-техник базаны 29 уку бинасы, 82 хәрби-техник белем бирү йорты, 12 автодром, 27 автогараж, 257 ату тиры һәм 59 пневматик тир, 122 җиңел һәм 38 йөк автомобиле, 308 мотоцикл, 74 картинг, 33 скутер-глиссер, 111 катер һәм моторлы көймә, 28 шлюпка, 77 акваланг, 35 радиостанция, 3031 кече калибрлы һәм 1200 пневматик винтовка, 518 гимнастика мәйданчыгы, 481 каршылыклар полосасы, сафта йөрергә әзерлек өчен 600 мәйданчык тәшкил итә.

1985 елга ДОСААФ әгъзалары якынча 1 миллион кеше була. ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм СССР ДОСААФ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы (1970–1971, 1975–1978, 1982), Вымпелы (1969, 1972, 1974,  1979–1981, 1983), Кубогы (1967–1968, 1973, 1984–1985), СССР Оборона министрлыгының Күчмә Кызыл Байрагы (1977, 1981, 1983–1984) белән бүләкләнә.

2007 һәм 2008 елларда Россия Федерациясе Кораллы көчләре өчен белгечләр әзерләү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төбәк оборона спорт-техник оешмасы (ДОСААФ) Россиядә беренче урынны яулый.

2009 елда оешма 11 хәрби белгечлек буенча армиягә хезмәткә чакырылучы 4685 кешене укыта. 2008–2009 елларда оешма хәрби автомобильләр һәм техника паркын яңарта, укыту-матди базасын һәм автодромнарны камилләштерү буенча чаралар уздыра, Оборона оешмасын үстерү стратегиясен кабул итә.

2009 елга Татарстан Республикасының төбәк оборона спорт-техник оешмасына (ДОСААФ) 47 район һәм шәһәр советы, 14 автомәктәп, Татарстан Республикасының РОСТО Үзәк аэроклубы керә. Спортның 16 төре үстерелә: авиамодель, автомобиль, автомодель, арбалеттан ату, моторлы көймәләрдә узышу, мотоцикл, парашют, планер, су асты спорты, пейнтбол, радиоспорт, ракетамодель, самолет, хезмәт этләре өйрәтү, судно моделе, ядрә белән ату спорты.

Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары (Россия, Европа, дөнья беренчелекләрендә, чемпионатларында, “Икариада” бөтендөнья һава уеннарында катнашучылар, медаль алучылар): М.Абдерәхимов, А.А.Бурдов, А.Н.Бурдов, А.Говорова, И.И.Говоров, В.В.Жариков, А.Жихарев, С.С.Клюев, И.М.Кокшагин, К.Г.Крикун, Г.Леонычев, А.Михайленко, Н.Х.Мухитов, А.Садриев, С.Серебрякин, Л.Хәмитова, А.Харитонов, С.П.Чиков.

Төрле елларда җитәкчеләре: Х.З.Габидуллин (1927–1930), Х.Ш.Мратхуҗин (1930–1932), Х.Г.Хөснетдинов (1934–1935), А.С.Будрин (1935), С.С.Касыймов (1935–1936), М.Г.Сәйфи (1936–1937), В.К.Бельский (1937–1938), Н.В.Щербак (1938–1941), Б.М.Бикеев (1941–1967), Г.Ш.Шакиров (1967–1990), Ю.П.Королёв (1990–2003), Р.Р.Зарипов (2003–2008), Р.Ф.Моратов (2008 елдан).

Әдәбият

Российская оборонная: Энцикл. сб. М., 2002.

Зарипов Р.Р. История Татарстанской оборонной организации. Казань, 2008.

Автор – Н.Д.Бобырев, Р.Р.Зарипов