Биографиясе

1914 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Тәтеш өязе Бәки авылы – 1997 елның 2 сентябре, Харьков шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1937), Украина ССРның Донецк өлкәсе Константиновск химия заводында эшли.

1957 елдан Харьков төп химия фәнни-тикшеренү институтының минераль тозлар һәм кислоталар лабораториясе мөдире, 1971–1989 елларда Харьков тимер юл транспорты инженерлары институтында химия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре нәорганик кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә карый. Н.Ш. Сафиуллин күкерт кислотасын һәм барий тозларын җитештерү технологияләрен камилләштерә (эшкәртмәләре әлеге матдәләрне чыгару цехларын проектлауда һәм төзүдә кулланыла).

130 елдан артык фәнни мәкалә авторы. Уйлап табуга 65 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.