Биографиясе

1930 елның 5 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1953 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, нәорганик матдәләр кафедрасы профессоры (1971), мөдире (1973–2000).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гамәли нәорганик химиягә, электрохимиягә, гальваностегиягә карый. Р.С.Сәйфуллин – композицион электрохимик капламнар (КЭК) һәм материаллар ясау буенча фәнни юнәлешкә нигез салучы. Ул яңа төр гальваник капламнар; никель һәм палладий капламнарның калынлыгын тикшерүнең әлеге дефицит металлар чыгымын киметә торган ысулларын эшли (илнең машиналар һәм приборлар төзү предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән). Дисперс фаза өстәлмәсе (химик һәм физик табигате төрле булган микро- һәм субмикроүлчәмдәге кисәкчәләр рәвешендәге химик яктан тотрыклы кушылмалар: графит, алмаз, кремний, боридлар, оксидлар, карбидлар, нитридлар, органик полимерлар һ.б.) ярдәмендә суспензиягә яки гельгә әверелдерелгән электролитлардан аерып алына торган КЭК технологиясенең фәнни нигезләрен эшли. Аларны киң кулланылыштагы һәм төрле формадагы эшләнмәләр җитештерүдә калынлыгы теләсә нинди һәм алдан бирелгән физик һ.б. үзлекләргә ия булган катламнар рәвешендә файдалану мөмкинлеге туа.

Р.С.Сәйфуллинны фәнни хезмәтләре җитештерүгә кертелгән, алар машиналар һәм приборлар төзү, электротехника, электроника һәм сәнәгатьнең башка тармакларында эшләнмәләрнең өслекләрен камилләштерүдә кулланыла. Тикшеренүләре нәтиҗәсендә 6 монография нәшер ителә.

Фәнни хезмәтләре комплексы һәм күп кенә процессларны сәнәгатьтә уңышлы гамәлгә ашырганы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (1994). Табигыять белемен һәм химия-физика фәннәренең яңа казанышларын актив пропагандалый. Д.И.Менделеевның элементларның хәзерге заман периодик системасының русча вариантын эшли һәм нәшер итә. Нәорганик материаллар, капламнар һәм матдәләр, коррозиядән саклау; кристаллохимия һәм минералогия, җитештерү җиһазлары һ.б. фәнни өлкәләргә караган 16 монография һәм уку ярдәмлеге авторы.

Уйлап табуга 50 дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте бүләге лауреаты (1973).

Бүләкләре

«Почет билгесе», Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Комбинированные электрохимические покрытия и материалы. М., 1972.

Универсальный лексикон: химия, физика, технология (на русском и английском языках): Справ. М., 2001 (автордаш).

Современная химико-физическая энциклопедия – лексикон (на русском и английском языках). Казань, 2010 (автордаш).

Достижения естественных наук и эра Нобелевских премий = Progress of Natural Sciences and Era of Nobel Prizes. К., 2005 (автордаш); Physical Chemistry of Inorganic Polymeric and Composite Materials. L., 1992.

Әдәбият

Профессор, академик АН Татарстана Ренат Саляхович Сайфуллин: Очерки жизни – прошлое и настоящее. Факты, документы, труды: Биобиблиогр. Казань, 1997.

Лидеры научных школ КХТИ – КГТУ. Казань, 2007.