Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантоны Кукмара волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Оштырма-Юмья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Вильмон-2” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз (Иске Юмья авылы), 1960 елдан – “Искра” колхозы (Иске Юмья авылы), 1962 елдан – “Заря” колхозы (Иске Юмья авылы, 1966 елдан үзәк утары Оштырма-Юмья авылында) (1993 елдан – “Заря” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2009 елдан – “Әсәнбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Заря” бүлеге), 2014 елдан – “Сөт иле – Әсәнбаш” филиалы, 2017 елдан “Әсәнбаш-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

М.П.Трофимова (1954 елда туган) – солист-вокалист, Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1926 елда – 69,
1938 елда – 84,
1949 елда – 72,
1958 елда – 77,
1970 елда – 102,
1979 елда – 54,
1989 елда – 39,
2002 елда – 30,
2010 елда – 22,
2017 елда – 18 кеше (удмуртлар).