Биографиясе

1945 елның 16 ноябрендә Азнакай районы Күктәкә авылында туган.

1970 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1992–1996 елларда һәм 2001 елдан «АлАЗ» җитештерү берләшмәсендә, техник җитәкче, генераль директор урынбасары, фәнни-техник үзәк директоры.

1996–2000 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасында: Конверсияләр һәм фәнни технологияләр комитеты рәисе урынбасары, «Наш дом – Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, Тотрыклы үсеш проблемаларын законнар белән тәэмин итү комиссиясе рәисе.

2001–2002 елларда Россия Федерациясенең Сәнәгать, фән һәм технологияләр министрлыгында.

2002 елдан «Газпром» акционерлык җәмгыятендә, бүлек башлыгы, Газны транспортлау, җир астында саклау һәм файдалану департаментының энергия саклау һәм экология идарәсе башлыгы урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре термик таркалу реакцияләренә карый. И.Ш.Сайфуллин гетероароматик С-нитрокушылмалар, фуразаннар, фуроксаннар, N-оксидларның мономолекуляр термик таркалу реакцияләренең башлангыч стадияләре механизмын ачыклый, кинетик параметрларын билгели; бу кушылмаларның химик төзелеше белән реакциягә сәләте арасындагы бәйләнешне ачыклый. Зур энергияле органик кушылмаларның структур формуласы буенча эксплуатация характеристикаларын фаразлый һәм бирелгән үзлекле яңа энергетик материаллар эшләргә мөмкинлек бирә торган исәпләү алымын тәкъдим итә. Оригиналь конструкцияле һәм югары нәтиҗәле экологик эчке янулы двигатель, табигый газны сыек углеводородларга әверелдерүче җайланма уйлап табуда катнаша.

1995–2000 елларда Дәүләт Думасы депутаты. «Оборона сәнәгате конверсиясе турында», «Өстенлекле фәнни технологияләр турында» һ.б. федераль законнар проектларын әзерләүдә; Россия Федераөиясенең экологиягә һәм энергия саклауга караган программаларын кабул итүдә катнаша.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Прогнозирование скоростей реакции гомолитического термораспада органических соединений с использованием принципа наименьшего движения // Кинетика и катализ. 1993. № 6 (автордаш).

Энергия диссоциации связей N-O производных пиридиноксида // Изв. РАН. Сер. хим. 1995. № 4 (автордаш).

Задача информационно-метрологического обеспечения научных исследований и создания передовых технологий // Новые высокие технологии для газовой, нефтяной промышленности, энергетики и связи. М., 2006. Т. 16 (автордаш).