Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан Караево исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Тарлашы, Ильинский исемнәре белән дә билгеле.

Авылга руслар XVII йөзнең икенче яртысында килеп урнаша. XVIII йөз уртасына кадәр халкы Казан архиерей йортыныкы булып исәпләнә, 1764 елда җирле халык – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1843 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1848 елда) авылда Никола чиркәве төзелә (совет чорында ябыла, чаң манарасы җимерелә; 1999 елда реставрацияләнә, классицизм традицияләрендә дини архитектура истәлеге), 1889 елда чиркәү коймасының көньяк-көнбатыш почмагында “Император Александр III не үлемнән алып калу истәлегенә” кәшәнә төзелә (1999–2001 елларда реставрацияләнә).

1867 елда – рухани Г.Ф.Бенедиктов башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе, 1877 елда земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында Никола чиркәве, кәшәнә, земство мәктәбе, 6 җил тегермәне, 3 тары яргыч, май язу, йон тетү йортлары, тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2823,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Никольский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда “Прожектор” колхозы оештырыла, 1960 елда “Столбище” совхозы (Усад, Олы Кабан, Кече Кабан авыллары) составына керә, 1964 елда “Волжский” (авылда үзәк утар урнаша) совхозы оештырыла, 2010 елга кадәр “Волжский” җитештерү кооперативы.

Хәзер авылда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр эшли: “Лаеш питомнигы” (орлыклы һәм төшле культуралар үстерү), “Полимерстрой” (пластмасса эшләнмәләр җитештерә), “Алдан” (пластик төргәкләр җитештерә), “Тимохины деревяшки” (фанер, агач панельләр җитештерә), “Агро-продукт” фәнни-җитештерү фирмасы” (макарон җитештерә), “Армконсерв” (яшелчә һәм җиләк-җимеш консервлау).

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла. 1948 елда – җидееллык, 1961 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1995–1997 елларда мәктәп каршында химия-биология лицее эшли.

Шулай ук мәктәп каршында “Русская изба” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (1998–2014 елларда, оештыручысы – Л.М.Бабиева, төп экспозициясе – ызба эчендәге әйберләр “Каравон” музеена бирелә).

Авылда китапханә (1950 елдан, 1984 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1974 елдан), мәдәният йорты (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Каравон” фольклор ансамбле (1988 елдан, 1991 елдан “халык” исемен ала), “Вдохновение” халык театры (1989 елдан, 1992 елдан “халык” исемен ала, икесенең дә оештыручысы – С.А.Трусов), “Ромашка” вокаль (1986 елдан), “Ивушка” балалар театр (1992 елдан), “Художественное слово”Конфи” (2012 елдан), “Николь” хореография (2018 елдан) коллективлары эшли.

1988 елдан башлап ел саен авылда яшәүчеләрнең “Каравон” фольклор бәйрәме уздырыла, ул XVI йөздән престол бәйрәме буларак билгеле (1950 еллардан уздырылмый).

1950 елларга кадәр бәйрәм җирле чиркәүдә гыйбадәт кылудан башлана. Гыйбадәт тәмамлануга крәстияннәр өйләренә таралыша, анда бәйрәм өстәлләре әзерләнгән була. Аннары урамда күңел ачу һәм хоровод уздыралар.

Безнең көннәрдә бәйрәмгә Удмурт, Башкортстан Республикаларыннан, Түбән Новгород, Саратов, Самара һәм Ульянов өлкәләреннән фольклор коллективлары, бөтен республикадан иҗат коллективлары килә. Бәйрәм вакытында төрле тематик мәйданчыкларда курчак театры, ярминкәләр, мастер-класслар, традицион хоровод уздырыла, анда барлык теләүчеләр катнаша, театрлаштырылган композиция, такмак әйтешү ярышлары оештырыла. “Каравон” үткәрү барышында Никольский авылында һәм Лаеш районында гамәли-бизәлеш сәнгате традицияләре яңара; бәйрәм уздырылган көннәрдә авылда “Русское подворье” дип аталган тарихи-этнографик күргәзмә оештырыла. 2003 елда “Каравон” ТР ның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелә.

2011 елда “Каравон” бәйрәме тарихы музее ачыла (музей директоры – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре С.А.Трусов).

Авылдан көнбатыштарак ТР табигать истәлеге – “Каракүл” урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.М.Борисова (1903–?) – табиб, Бөек Ватан сугышында катнаша, ТАССР ның атказанган табибы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

М.К.Элпидин (1835–1908) – революция хәрәкәте эшлеклесе, журналист, нашир, мөхәррир, 1860 елларда Казанда революция хәрәкәте турында публикацияләр авторы.

Халык саны

1782 елда – 260 ир-ат;
1859 елда – 853,
1897 елда – 1549,
1908 елда – 1871,
1920 елда – 1816,
1926 елда – 1827,
1949 елда – 1259,
1958 елда – 1015,
1970 елда – 1048,
1979 елда – 937,
1989 елда – 852,
2002 елда – 908,
2010 елда – 808,
2017 елда – 804 кеше (руслар).