Биографиясе

1955 елның 9 августы, Казан шәһәре – 2013 елның 8 феврале.

Рус телендә яза. Казан педагогия институтын тәмамлый (1979).

Иҗаты

1980 елларда яза башлый. «Сабантуй» (1984), «Шәһәр агачлары» («Городские деревья», 1985) шигырь һәм «Зинһар өчен, игелекле булыгыз!» («Будьте добры, пожалуйста!», 1989) проза җыентыклары авторы.

Блинова әсәрләренең стиле гадилеге һәм нәфислеге, лирик тәэсир итүчәнлеге белән аерылып тора. Балалар өчен язылган шигырьләренә эчкерсез юмор, баланың рухи дөньясына үтеп керергә омтылу хас.

1991 елдан Израильдә яши.