Биографиясе

1939 елның 23 декабрендә Ютазы районының Ютазы авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965), Көнбатыш Себер нефть геология-разведка фәнни-тикшеренү институтында (Төмән шәһәре) эшли.

1966 елдан «Гипротюменьнефтегаз» институтында лаборатория башлыгы, 1972 елдан Украина нефть чыгару фәнни-тикшеренү проект институтының Гомель бүлегендә.

1974–2004 елларда Бөтенроссия нефть геология-разведка фәнни-тикшеренү институтында (Санкт-Петербург), 1988 елдан директор урынбасары, 1990 елдан баш фәнни хезмәткәр (1976–1978 елларда Мароккода командировкада). Бер үк вакытта, 1989 елдан, Петербург университетының геология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре нефть геологиясенә карый. Р.С.Сәхибгәрәев яңа күренеш – элекке су-нефтьле контактларда углеводород коллекторларының тыгызлануын ача, нефть чыганакларын эшкәртү процессында коллекторларның кайтма булмаган деформациясе барлыкка килү мөмкинлеген исбатлый.

Хезмәтләре

Анализ схем формирования месторождений и прогноз нефтегазоносности структур. Л., 1977.

Вторичные изменения коллекторов в процессе формирования и разрушения нефтяных залежей. Л., 1989.