Биографиясе

1951 елның 9 мартында Япониянең Хоккайдо утравы, Сибинай авылында туа.

Хоккайдо университетын тәмамлый (1974), 1979 елдан шунда ук эшли, 1979–1990 елларда Саппоро университетында приват-доцент.

Фәнни эшчәнлеге

Япониядә (япон телендә) нәшер ителгән «Россия революциясе һәм милли мәсьәлә» (1985), «Бер партияле система урнашу һәм милли мәсьәлә белән бәйле рәвештә Башкортстан АССРның оешуы» (1987), «Россия империясенең мөселман регионында шәһәрләр» (1990) хезмәтләре авторы.

Колониаль сәясәт, Россиядә крәстияннәр һәм милли мәсьәләләр, Идел буенда һәм Урал алдында милли җөмһүриятләр оешу һ.б. мәсьәләләрне өйрәнә.