- РУС
- ТАТ
Физик-теоретик, җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1953). Совет водород бомбасын булдыручыларның берсе, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1975). Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1953, 1956, 1962), Сталин (1953) һәм Ленин (1956) премияләре лауреаты
1921 елның 21 мае, Мәскәү – 1989 елның 14 декабре, шунда ук.
Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын (1942), СССР Фәннәр академиясенең Физика институтында И.Е.Тамм җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый, 1947 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
1948 елдан совет атом проектында катнаша. 1950–1968 елларда 11-КБ (Арзамас-16) да термик төш коралы булдыру өстендә эшли. И.Е.Тамм белән берлектә магнитлы термик төш реакторы (токамак) концепциясен тәкъдим итә. 1953 елда беренче совет водород бомбасын сынауда катнаша. 1955 елда ике баскычлы термик төш зарядын эшли.
Фәнни хезмәтләре шулай ук космология (Галәмнең барион асимметриясе, индукцияләнгән гравитация) һәм югары энергияләр физикасын колачлый.
1950 еллар ахырыннан атом-төш коралын сынауларны туктату өчен чыгыш ясый. 1968 елда чит илдә “Размышления о прогрессе, мирном сосуществовании и интеллектуальной свободе” дигән хезмәтен бастыра, шуннан соң яшерен эшләнмәләрдән читләштерелә.
1970 елда Мәскәү Кеше хокуклары комитетына нигез салучыларның берсе була.1975 елда “кешеләр арасында тынычлыкның фундаменталь принципларын курыкмыйча яклаган өчен” тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була. 1980 елда Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүне гаепләгән өчен барлык дәүләт бүләкләреннән мәхрүм ителә һәм Горький шәһәренә (хәзерге Түбән Новгород) сөрелә. 1986 елда сөргеннән кайтарыла.
1989 елда Фәннәр академиясеннән СССР халык депутаты итеп сайлана, Төбәкара депутатлар төркеме лидерларының берсе була.
1988 елда Европа парламенты Сахаров исемендәге “Фикер иреге өчен” премиясен гамәлгә кертә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.