Биографиясе

1930 елның 20 августы, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы Рамазановка поселогы – 2016 елның 12 сентябре, Казан шәһәре.

Богырыслан укытучылар институтын тәмамлый (1950). 1953–1957 елларда Казан университетында укый, 1959 елда Берлин университетын тәмамлый.

1959 елдан Казан университетында эшли, алгебра кафедрасы профессоры (1999 елдан).

Хезмәтләре алгебралар, боҗралар, модульләргә карый. Чикләнгән яссы модульләрнең проективлык критериен билгели.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Алгебраик боҗраларның мөһим классы И.И.Сахаев исеме белән аталган (2006).

Хезмәтләре

О проективности конечно-порождённых плоских модулей // Сиб. мат. журн. 1965. №6.

О конечной порождённости проективных модулей // Изв. вузов. Математика. 1977. №9; О SBI-кольцах и гипотезе Лазара // Mathematische Nachrichten. 1987. V.130.