Биографиясе

1918 елның 25 августы, Самара губернасы, Ставрополь өязе Татар Калмаюры авылы – 2013 елның 7 гыйнвары, шунда ук.

Сәмәрканд университетын тәмамлый (1941 ел), шунда ук эшли, умырткалылар зоологиясе кафедрасы мөдире (1962–1988 еллар).

2000 елдан Бөек Новгород шәһәрендә яши.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре орнитофауна, экология, табигатьне саклауга карый. А.К.Сәгыйтов кошларда өстәмә нервларның (Nerus accesorius) баш миеннән мөстәкыйль чыгуларын исбатлый. Урта Азиядә беренчеләрдән булып кошларның оялап яшәвен өйрәнә.

Халыкара орнитология җәмгыяте әгъзасы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Анатомическое строение первых шести пар головных нервов птиц. Самарканд, 1950.

Экология гнездования массовых видов птиц Юго-Западного Узбекистана. Таш., 1980 (автордаш).

Птицы Узбекистана: В 3 т. Таш., 1987–95 (автордаш).