Биографиясе

1932 елның 26 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

Сьюзен Эйзенхауэрга – АКШның элекке президенты Дуайт Эйзенхауэрның оныгына өйләнә.

1955 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, Атом энергиясе институтында эшли (Мәскәү, 1956–1961 еллар). 1961–1970 елларда СССР Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Атом-төш физикасы институтында лаборатория мөдире (Новосибирск шәһәре).

1970 елдан Мәскәүдә: СССР Фәннәр академиясенең Югары температуралар физикасы институтында, 1973 елдан директор, 1988 елдан Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре.

1989 елдан шулай ук Мэриленд университеты (Вашингтон, АКШ) профессоры, «Восток-Запад» фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкли. Халыкара космик фәзаны тикшерү комитетының вице-президенты (КОСПАР, 1975 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хәзерге заман плазма физикасын тудыручыларның берсе.

Хезмәтләре плазма физикасына (бәрмә дулкыннар, күчерү процесслары, тотрыксызлык), гидродинамикага, идарә ителүле термотөш синтезы проблемасына, космик физикага карый.

Тороидаль плазмада күчерү процессларының неоклассик теориясенә нигез сала. Р.З.Сәгъдиев плазмада этәргечсез дип йөртелүче бәрмә дулкыннар барлыгын ача (1964 ел), плазмада көчле ярылулар таралу турындагы яңа төшенчәләрне үстерә. Югары температуралы плазма тудыру һәм аны куәтле магнит кыры белән тотып тору максатындагы «Токамак» йомык магнит тозакларының үзлекләрен өйрәнә, «Токамак» җайланмаларында күчерү процессларының математик теориясен үстерә.

Программалары һәм проектлары

Җирне Космостан тикшерү, космик технологияләр, Җир магнитосферасына актив тәэсир итү өлкәсендә эшли. «Космос», «Прогноз», «Интеркосмос», «Метеор», «Астрон», «Марс», «Венера» серияле космик аппаратларда, «Союз», «Салют» орбиталь комплексларында куелган уникаль тикшеренү программалары белән җитәкчелек итә.

Р.З.Сәгъдиев җитәкчелегендә «Союз-Аполлон», «Венера», «Лоцман», «Фобос» совет-америка һәм халыкара проектлары гамәлгә ашырыла.

Халыкара «Вега» проектының фәнни җитәкчесе. Орбиталь комплекслар коруда Россия модульле принцибы кулланылган Халыкара космик станция (МКС) төзүне башлап йөрүчеләрнең һәм аны тормышка ашыручыларның берсе.

АКШ белгечләре белән берлектә бортына Россия «Ленд» нейтрон телескобы урнаштырылган Америка космик аппаратын су бозы ятмаларын тикшерү максатында галәмгә җибәрү буенча фәнни проектта катнаша.

СССР, АКШ, ГФР һ.б. илләрдә нәшер ителгән «Физиклар өчен плазма физикасы» («Физика плазмы для физиков», М., 1979) монографиясенең автордашы. Галимнәрнең тынычлык өчен халыкара хәрәкәте лидерларының берсе; атом-төш куркынычына каршы СССР Фәннәр академиясе каршында төзелгән Тынычлык сагындагы галимнәр комитетын җитәкли.

Женева (1985 ел), Вашингтон (1987 ел), Мәскәүдә (1988 ел) уздырылган югары дәрәҗәдәге очрашуларда М.С.Горбачёв һәм Э.А.Шеварднадзеның киңәшчесе, гражданлык һәм хәрби-космик кораллану системаларына бәйле мәсьәләләр буенча М.С.Горбачёвның киңәшчесе була.

Германия Фәннәр академиясенең Макс-Планк җәмгыяте, (1976 ел), Халыкара астронавтика академиясе (1980 ел), АКШ Милли Фәннәр академиясе (1987 ел), Корольлек астрономия җәмгыяте (1988 ел), Швеция Корольлек академиясе (1988 ел), Венгрия Фәннәр академиясе (1988 ел), Чехословакия Фәннәр академиясе (1988 ел), Ватикан Фәннәр академиясе (1990 ел), Америка сәнгать һәм фән академиясе (1991 ел) әгъзасы.

Тулуза (Франция), Грац (Австрия), Лос-Анджелес, Нью-Йорк, Мичиган (АКШ) университетлары һәм дөньяның башка фәнни үзәкләренең шәрәфле докторы.

СССР Югары Советы депутаты (1987–1989 еллар), СССРның халык депутаты (1989–1991 еллар). Ленин бүләге (1984 ел), Халыкара «Ел кешесе-87», Джордж Кеннан (АКШ, 1989 ел), Вашингтон ФА (1998 ел) һ.б. бүләкләр лауреаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Йолдыз ордены (Венгрия), медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ударные волны в разреженной плазме // Вопросы теории плазмы. М., 1964. Вып. 4.

Нелинейная теория плазмы // Вопросы теории плазмы. М., 1972. Вып. 7 (автордаш).

Введение в нелинейную физику. М., 1989 (автордаш).

Nonlinear Physics: From the Pendulum to Turbulence and Сhaos // Contemporary Concepts in Physics. 1988. V.4.

Әдәбият

Академик Роальд Сагдеев. Казань, 2007.

Автор – Р.Г.Усманов