Биографиясе

1939 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1962), шунда ук ясалма каучук кафедрасында эшли.

1972 елдан ябык Идел-Кама «Кварт» резинотехника акционерлык җәмгыятенең үзәк лабораториясендә өлкән инженер, башлык урынбасары.

Уйлап табуга 27 авторлык таныклыгы һәм 2 патенты бар. Дәүләт бүләге Татарстанда җитештерелгән эре тонналы полимерлар нигезендә динамик термоэластопластлар – яңа буын композицион материаллар җитештерүне оештыруда һәм эшләүдә катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.