Эчтәлек

VII йөзнең икенче яртысы.

Дәрбәнт шәһәреннән төньяк тарафтагы Хәзәр каганлыгына буйсынган төбәк-өлкәнең баш хөкемдары атамасы. Өлкәнең үзәге Варачан шәһәрендә була. Албаннар кенәзе Җуаншер белән бердәмлек килешүе төзи, үз кызын аңа кияүгә бирә. Җуаншер вафатыннан соң (669), мәмләкәтендәге чуалышлардан файдаланып, Албания өлкәләрен басып ала. Төньяк Кавказның бер өлеше һәм Дәрбәнт аңа буйсына.

670 елларда Кавказ аръягы өлкәләренә берничә мәртәбә һөҗүм итә. 682 елда албан епискобы Исраил йогынтысында, христианнарга таянып, Хәзәр каганлыгына буйсынудан котылырга һәм үз хакимиятен тагын да ныгыта төшәргә ниятли. Моңа каршы хәзәрләр каганы Алып Илтәбәр биләмәләренә һөҗүм оештыра, «һуннар иле»н яулый (684) һәм Алып Илтәбәрнең кызын хатынлыкка ала.

Алып Илтәбәрнең шуннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962.

Гадло А.В. Этническая история Северного Кавказа. Л., 1979.

Гмыря Л.Б. Страна гуннов у Каспийских ворот: Прикаспийский Дагестан в эпоху Великого переселения народов. Махачкала, 1995.

Golden P. Khazar Studies.Bdpst., 1980. V.1–2.

Автор – И.Л.Измайлов