Биографиясе

1927 елның 4 сентябре, Пермь шәһәре – 1997 елның 31 декабре, Казан шәһәре.

1950 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, «Радиоприбор» заводында эшли (Казан).

1954 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында, төш магнетизмы лабораториясе мөдире (1973–1989), баш фәнни хезмәткәр (1989 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре каты җисемне ТКР (төш квадруполь резонансы) алымы белән тикшерүгә карый. И.А.Сафин электроакустик кайтаваз күренешен ача (бергәләп, 1970). ТКР күренешен теркәү һәм тикшерү өчен спинлы кайтаваз режимында импульслы ысуллар уйлап таба һәм куллана. Минералогия һәм азотлы кушылмалар физика-химиясенең төрле мәсьәләләрен, каты җисемнәр физикасының башка проблемаларын өйрәнү өчен ТКР алымы куллануның яңа юнәлешләрен үстерә (бергәләп).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Измерение времён ядерной квадрупольной релаксации // Приборы и техника эксперимента. 1962. № 3.

Таблицы частот ядерного квадрупольного резонанса. Л., 1968 (автордаш).

Ядерный квадрупольный резонанс в соединениях азота. М., 1977 (автордаш).

Особенности спектров ЯКР 63,65Cu хлорированной керамики YBa2Cu3Ox // Сверхпроводимость: Физика, химия, техника. 1995. Т. 8, № 3 (автордаш).