Биографиясе

1952 елның 12 маенда Казан шәһәрендә туган.

1975 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1983 елда Казан университетын тәмамлый. 1989 елдан Түбән Кама химия-технология институты директоры һәм технологик процессларны автоматлаштыру кафедрасы мөдире (1990 елдан).

1993 елдан «Түбәнкаманефтехимэкспорт» предприятиесенең директор урынбасары, «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятенең Болгариядәге вәкиллеге (София) директоры.

2001–2004 елларда Казан энергетика университетында, 2005 елдан Казан архитектура-төзелеш университетының җылылык энергетикасы кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрле продукт һәм материалларны киптерү процесслары һәм аппаратларына, математик модельләштерүгә һәм технологик процессларын оптимальләштерүгә карый.

Р.Ә.Садыйков күп компонентлы сыек фазасы аерып алынган җылыга чыдамсыз продуктларны вакуумда киптерү теориясен эшли. Химик һәм микробиологик синтез нәтиҗәсендә табылган термолабиль һәм төерләнүчән продуктларны киптерү өчен аппаратлар һәм җайланмалар эшли. Җылылык һәм масса күчерүнең иярешле мәсьәләләрен чишү алымнарын, җылылык һәм материаль агымнарны вакланмалы дифференцирлау кулланып исәпләү методикасын, чикләүче конструкцияләрнең дымлылык режимын һаваны фильтрлауны исәпкә алып билгеләү ысулларын тәкъдим итә.

Энергия саклау һәм җылылык энергетикасы мәсьәләләренә караган хезмәтләр авторы.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Процессы переноса при кратковременном контакте фаз. Казань, 2004.

Энергосберегающие технологии сушки биоактивных продуктов. Казань, 2006 (автордаш).

Dehydration of Biological origin. New Hampshire, USA, 2004 (автордаш).