Биографиясе

1800 елның 28 декабре (1801 елның 9 гыйнвары), 1800, Гродно губерниясе, Гродно өязе Великая Бржестовица авылы – 1878 елның 20 октябре, Варшава.

Дворяннар нәселеннән.

Вильно университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң (1820) шунда ук эшли. 1823 елда «Фән дуслары» яшерен оешмасында катнашканы өчен (җитәкчесе А.Мицкевич) кулга алына, 1824 елда «махсус күзәтү астына» Казанга җибәрелә, университетка гарәп, фарсы һәм татар телләрен өйрәнү өчен урнаштырыла.

О.М.Ковалевский «Казан ханлыгы тарихы»н яза (басылып чыкмый). 1827 елда Байкал аръягына бурят телен һәм бурятларның көнкүрешен өйрәнү өчен җибәрелә. 1829–1832 елларда Монголиядә, Кытайда яши, җирле халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм этнографиясен өйрәнә.

1833–1855 елларда Россиядәге беренче монгол теле кафедрасы мөдире, Казан университеты профессоры (1833). Рус телендә беренче «Краткая грамматика монгольского книжного языка», 1835; ике томлы «Монгольская хрестоматия», 1836–1837, әзерләп бастыра.

О.М.Ковалевский тарафыннан төзелгән өч томлы «Монгольско-русский-французский словарь», 1844–1849, Петербург Фәннәр академиясенең югары бүләге – Демидов бүләгенә лаек була (1846).

1845 елдан Казандагы Икенче ир балалар гимназиясе һәм Казан губернасы училищеләре директоры.

1855–1860 елларда Казан университеты ректоры.

1862 елда Варшавага Баш мәктәпнең (1869 елдан Варшава университеты) ординар профессоры итеп күчерелә. Монгол телен һәм буддизмны өйрәнүгә караган хезмәтләренең бер өлеше («История монголов», т. 1–2; « Введение в историю монголов») басылмыйча кала, алар Россия Фәннәр академиясе Азия халыклары институтының Петербург бүлеге Шәрекъ кулъязмалары фондында һәм ТР Милли архивы кулъязмалар фондында саклана.

О.М.Ковалевскийның бик күп кулъязмалары, шул исәптән Монголия, Кытай, Бурятиягә багышланган алты томлык тасвирламасы, Варшавадагы янгын вакытында югала (1863).

О.М.Ковалевский тарафыннан Кытайда җыелган бай этнография коллекциясе Казан университетының этнография музеенда саклана.

Хезмәтләре

Поездка из Иркутска в Ургу // Казанский вестник. 1829. Ч. 1, кн. 5.

О забайкальских бурятах // Казанский вестник. 1829. Ч. 27, кн. 9–10.

Каталог санскритским, монгольским, тибетским, манджурским и китайским книгам и рукописям в библиотеке Казанского университета хранящимся // Ученые записки Казанского университета. 1834. Т. 2.

Буддийская космология. Казань, 1837.

Әдәбият

Шамов Г.Ф. О.М.Ковалевский – основоположник научного монголоведения в России // Ученые записки Казанского университета. 1956. Т. 116, кн. 1.

Шамов Г.Ф. Научная деятельность О.М.Ковалевского в Казанском университете // Очерки по истории русского востоковедения. М., 1956. Сб. 2.

Мезенин Н.А. Лауреаты Демидовских премий Петербурской Академии наук. Л., 1987.