- РУС
- ТАТ
Физика-математика фәннәре кандидаты (2002), техник фәннәр докторы (2019), профессор (2021)
1975 елның 4 июлендә Казан шәһәрендә туа.
Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын (1999 елдан Казан дәүләт энергетика университеты) "Сәнәгать электроникасы" белгечлеге буенча (1998), шунда ук аспирантура тәмамлый (2001). Физика-математика фәннәре докторлары, профессорлар В.А.Голенищев-Кутузов һәм А.В.Голенищев-Кутузов шәкерте.
1996 елдан Казан дәүләт энергетика университетында эшли: "Сәнәгать электроникасы" кафедрасында ассистент (1996–2000), өлкән укытучы (2002–2006), доцент (2006–2013).
2013 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының "Ферроиклар һәм функциональ материаллар физикасы" лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр. Бер үк вакытта, 2015 елдан, "Электротехниканың теоретик нигезләре" кафедрасы мөдире һәм, 2022 елдан, Казан дәүләт энергетика университетының "Энергетика һәм энергетика машиналары төзелеше өлкәсендә инжиниринг һәм компьютер белән модельләштерү " инжиниринг үзәге директоры.
Хезмәтләре электроника һәм наноэлектроника, робототехника, антиферромагнетикларда магнитооптик, магнитоакустик, магнит акустооптик үзара тәэсир итешүләр, экспериментны автоматлаштыру, атом-төш квадруполь резонансы нигезендә куркыныч матдәләр детекторларын эшләү, идарә итүнең һәм контрольнең компьютер системаларын эшләү мәсьәләләренә карый.
Хезмәттәшләре белән бергәлектә "МРСК Волга" гавами акционерлык җәмгыяте өчен электр тапшыру линияләре һәм сәнәгать интернеты аша мәгълүматларны киң полосалы тапшыру технологиясе нигезендә электр тапшыру һава линияләренең һәм подстанцияләрнең техник торышын мониторинглау һәм диагностикалауның бүленгән автоматлаштырылган системасы булдырыла.
Аның җитәкчелегендә 0,4-10 кВ ВЛДА бозгалак-туң катламнарын мобиль җайланмалар кулланып эретүнең заманча алымнары һәм ысуллары эшләнә; "Татнефть" гавами ачык акционерлык җәмгыяте өчен 110, 35, 6 (10) кВ югары вольтлы линияләрдә бозлавык барлыкка килүне контрольдә тоту системасы эшләнә, 110/35/6 кВ подстанцияләре җиһазларының техник торышын күзәтү приборлары һәм методикалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә; "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте өчен эксплуатацияләү процессында югары вольтлы изоляторларның торышын һәм җитешсезлекләрен ачыклау өчен программалы аппарат комплексы эшләнә.
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 202 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 1 уку ярдәмлегендә басыла.
Уйлап табуга 16 патент автордашы.
Кандидатлык диссертациясе: “Электрические, магнитооптические и магнитоакустические эффекты в магнитном полупроводнике α-Fe2O3” (2002).
Докторлык диссертациясе: “Комплексный цифровой метод исследования и испытания перспективных материалов и изделий электроники и электронных управляющих систем” (2019).
Method for the diagnosis of high-voltage dielectric elements during operation based on dynamic registration of electromagnetic radiation // E3S Web of Conferences, Kazan, 21–26 сентября 2020 года. Vol. 216. Kazan, 2020. P. 01061. (автордаш)
Determination the conductor sag according to the period of own harmonic oscillations // E3S Web of Conferences, Saint-Petersburg, 29–30 октября 2020 года. Vol. 220. Saint-Petersburg, 2020. P. 01036. (автордаш)
The application of the technology of sensor networks for the intellectualization of the overhead power transmission lines // E3S Web of Conferences, Saint-Petersburg, 29–30 октября 2020 года. Vol. 220. Saint-Petersburg, 2020. P. 01071. (автордаш)
Non-contact methods for high-voltage insulation equipment diagnosis during operation // Energies. 2021. Vol. 14, No. 18. Р. 1-16 (автордаш)
Determination of the Conductor Sag According to the Period of Own Harmonic Oscillations, Taking into Account the Difference in Heights of the Suspension Points // Lecture Notes in Mechanical Engineering. 2022. Vol. 13. P. 73-81. (автордаш)
Model for Determining the Geometric and Mechanical Parameters of Power Transmission with Allowance for the Conductor Oscillations in the Vertical and Horizontal Planes // Bulletin of the Russian Academy of Sciences: Physics. 2022. Vol. 86, No. 11. P. 1379-1381. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.