Казан медицина фәнни мәктәбендә Россия патологик физиологиясенә һәм патофизиологик тикшеренүләренә нигез салучы булып организмның төрле экстремаль халәтләрдә функциональ үзгәрешләрен өйрәнүче В.В.Пашутин санала. Ул беренче калориметр төзи, патологик физиология буенча илдә беренче кулланма яза.

И.Г.Савченко иммунобактериология юнәлешенә башлангыч бирә һәм үстерә. Н.Н.Сиротинин төрле патологияләр вакытында гипоксия халәте турында мәгълүмат туплый (1900–1920).

1930–1970 елларда Казан галимнәре тарафыннан реаниматология, иммунология (аллергик реакцияләр механизмы һәм аларны классификацияләү) мәсьәләләре өйрәнелә. А.Д.Адо аллергология нигезен булдыра, күзәнәк мембраналары эшчәнлеген, ацетилхолинэстераз системаны өйрәнә, бүленеп чыгу иммунитеты мәсьәләләре буенча тикшеренүләр башлый.

1970 елларда М.А.Ерзин һәм И.М.Рәхмәтуллин скелет мускулларының аллергик реакциясе механизмнарын тикшерүне дәвам итәләр, М.М.Миңнебаев аллергия вакытында лимфа системасы патофизиологиясен өйрәнә.

Аллергияне дәвалау ысулларын һәм булдырмау чараларын Г.Б.Толпегина, Р.Х.Борнашева, А.М.Потёмкина, Р.С.Фәссахов эшлиләр.