Эчтәлек

Туфракта фосфор запасын тулыландыруның бердәнбер чыганагы булып тора, башлыча сәнәгый юл белән тау руда чималыннан — фосфоритлар һәм апатитлардан җитештерелә.

Фосфорлы ашламалар сыйфатында шулай ук органик матдәләр кулланыла: сөяк оны, тирес, кош тизәге, фосфор күп булган сәнәгать калдыклары, фосфор­шлак, томасшлак һ.б. Фосфорлы ашламалар суда эрүчән (суперфосфат), цитратта эрүчән (преципитат, фторсызландырылган фосфат), авыр эрүчән (фосфорит оны) ашламаларга бүленә. Яңа югары концентрацияләнгән фосфорлы ашламалар (полифосфатлар), составында 50–80% Р2Обулган, һәм полифосфорлы к-талар нигезендә әзерләнә торган сыек ашламалар перспективалы. Фосфорлы ашламалар — сәнәгый юл белән алынган (суперфосфат) беренче минераль ашламалар беренче тапкыр 1842 елда Бөекбританиядә эшләнә, Россиядә 1868 елда чыгарыла (аңа кадәр XIX йөзнең 1 нче яртысында Фосфорлы ашламалар сыйфатында башлыча сөяк оны кулланыла).

Ашламалар җитештерү өчен фосфоритларны 1855 елда Франциядә эшли башлыйлар.

Россиядә вакланган фосфоритларны куллану буенча тәҗрибәләр 1866 елда Петербург галиме агроном А.Н.Энгельгардт тарафыннан башлана. 1867–1869 елларда фосфорлы ашламаларның авыл хуҗалыгы үсемлекләре уңышына тәэсирен Д.И.Менделеев өйрәнә; үзенең хезмәтләрендә ул игенчелектә тарттырылган фосфоритлар һәм суперфосфат куллануны тәкъдим итә. 1920 еллардан башлап, фосфорлы ашламаларның Татарстан шартларында авыл хуҗалыгы культуралары уңышына тәэсирен өйрәнү белән Казан авыл хуҗалыгы институтының агрохимия кафедрасы мөдире Б.И.Горизонтов шөгыльләнә. Җитештерү шартларында фосфорлы ашламалар республикада фосфорит оны Вурнар заводында (Чуаш АССР, 1930), сөяк һәм шлам оны преципитаты Казанның фотожелатин заводында (1960–1980) җитештерелә башлаганнан алып кулланыла. 1960–1980 елларда «Полимерфото» заводында (Казан) авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен калдыклардан фосфорга бай преципитат, сөяк һәм шлам оны эшләп чыгарыла.

Фосфорлы ашламалар Татарстанның барлык туфрак типларында нәтиҗәле, теләсә кайсы авыл хуҗалыгы культураларына керткәндә, аеруча үсемлекләр азот һәм калий белән тәэмин ителгәндә һәм туфракка тирән керткәндә (микъдарының күләме туфракка, шартларга, авыл хуҗалыгы культураларының биол. үзенчәлекләренә бәйле) Р2О5 төп ашлама сыйфатында (1 га га 10 кг) кертелә. Фосфорлы ашламаларны җитәрлек куллану 2000 елларда туфракта фосфорның кимүенә китерә. 2000–2005 елларда туфракны агрохимик тикшерүләр фосфор күп булган сөрүлек җирләрнең мәйданы 1985–1990 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 956,8 мең га га кими (45,3% ка).

Әдәбият

Горизонтов Б.И. Опыты получения суперфосфата и преципитата из фосфоритов Чувашской АССР. К., 1935; 

Шорин В.М. Динамика доступного фосфора в серой лесной почве // Сб. статей по агрохимии и земледелию. К., 1966. Вып. 52; 

Продуктивность пашни и баланс азота, фосфора и калия по природно-экономическим зонам ТАССР (1976–1980 гг.). К., 1981.

Автор — И.Н.Афанасьев