Тарихы

XVIII йөз ахырында алпавыт И.Ф.Еремеев тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Урмат, Теребиловка исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм төрле башка кәсепләр тарала.

ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1894 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 331,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Иске Казан авыл җирлегендә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Рус Урматы (Чекмасинское) әйберләре (болгар чоры истәлеге), Рус Урматы авыллыгы (болгар чоры истәлеге), Рус Урматы авыллыгы I (“Иске Казан” һөнәрчелек-сәүдә бистәсе урыны, монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чорына нисбәтле әйберләр; табылдыклар арасында – XIII – XVI йөзләргә, шул исәптән 1281 елга, текстлары буенча Идел буе болгарларына нисбәтле кабер ташлары) табыла.

Халык саны

1859 елда – 246,
1897 елда – 331,
1908 елда – 299,
1920 елда – 286,
1926 елда – 326,
1938 елда – 232,
1949 елда – 188,
1958 елда – 185,
1970 елда – 49,
1989 елда – 34,
2002 елда – 2 кеше (руслар),
2010 елдан даими яшәүчеләр юк.