Биографиясе

1942 елның 1 гыйнвары, Әлки районы Яңа Салман авылы.

1964 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, каты җисем физикасы кафедрасы мөдире (1992–2007).

Хезмәтләре каты җисемнәрне гамма-резонанслы тикшерүгә карый.

Э.К.Садыйков магнитлы материалларның радиоешлыклы кырларга тәэсир итү үзлекләрен тыштан контрольдә тоту шартларында мессбауэр нурланышының резонанслы флюоресценциясе теориясен, икеле гамма-электрон-магнит резонансы теориясен эшли. Мессбауэр күчешләрендә квант интерференциясе эффектларын тикшерә. Таралган мессбауэр нурланышы көченең таралуның сыгылма һәм сыгылма булмаган (раманча) каналлары арасында тотрыклы бүленешен ачыклый.

Хезмәтләре

Мёссбауэровские спектры р. ч. модулированных магнитных стохастических бистабильных систем // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1990. Т. 52, № 2 (автордаш).

Квантовая интерференция в спектрах мёссбауэровского рассеяния // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 2005. Т. 82, № 7 (автордаш).

Определение вероятности безотдачного поглощения гамма-квантовоядрами в твердых телах методом задержанных совпадений // Уч. зап. Казан. университета. Сер. Физ.-матем. науки. 2010. Т. 152. № 1 (автордаш).

The theory of double Gamma Resonance in paramagnetics // Phys. Stat. Solidi (b). 1984. V. 123.