Биографиясе

1839 ел – 1897 ел, Әфганстан, Кабул шәһәре.

1869 елга кадәр Әфганстан әмирләрендә хезмәт итә. 1871–1879 елларда Мисырның иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнаша. 1879 елда Александрия (Мисыр) шәһәрендә «Яшь мисырлылар җәмгыяте»н төзи. Актив сәясәт эшчәнлеге өчен Мисырдан сөрелә.

1884 елда Парижда М.Абду белән берлектә панисламизм идеяләрен пропагандалаучы «әл-Урва әл-вуска» («Тыгыз элемтә») атналык газетасын нәшер итә.

1880 еллар ахырында Россиягә килә.

Әфгани Җамалетдиннең дини-реформаторлык идеяләре XIX йөз ахыры – XX йөз башында мөселман дөньясы иҗтимагый хәрәкәтләре һәм партияләре эшчәнлегендә чагылыш таба һәм Г.Баруди, Г.Баязитов, М.Бигиев, Р.Ибраһимов, Р.Фәхретдин һ.б. татар фикер ияләренең дөньяга карашлары формалашуга зур йогынты ясый.

Әдәбият

Ислам: энциклопедический словарь. М., 1991.