- РУС
- ТАТ
Инженер-механик, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (2002), техник фәннәр кандидаты (2004), Татарстанның атказанган машина төзүчесе (2002)
1953 елның 6 августында Казан шәһәрендә туган.
Казан авиация институтын (1976), Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен (1992) тәмамлый.
1976 елдан «ТатНИИнефтемаш» акционерлык җәмгыятендә, директор (1989 елдан), генераль директор (1995 елдан).
Хезмәтләре нефть машиналары төзү өлкәсенә карый. А.Ф.Садриев авиацион газ-турбина двигателе базасында катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен эчке скважина җиһазлары һәм су җылыту җайланмалары, нефть-газ катнашмаларын транспортлау өчен мультифазалы насос-компрессорлар һ.б.ны эшләүдә катнаша.
Дәүләт бүләге Татарстан Республикасында иске автомобиль шиннарын утильләштерү җайланмасын гамәлгә керткәне өчен бирелә. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1982).
СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе.
Метод расчёта энергетических характеристик и проектирование двухвинтовых насос-компрессоров для перекачивания нефтегазовых сред. Казань, 2002.
Двухвинтовые насос-компрессоры. Казань, 2004 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.