Биографиясе

1946 елның 27 апрелендә Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразавыл авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң, Горький өлкәсенең Кучкай Пожары авылы мәктәбендә эшли.

1970 елдан Казанда яши.

1972–1977 елларда ТАССР Үзәк дәүләт архивында фәнни хезмәткәр.

1977 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, баш фәнни хезмәткәр (2004 елдан).

Татар әдәбияты һәм фольклорының үзара бәйләнешен, татар халык иҗатына ислам диненең тәэсирен өйрәнә. «Бәетләр» (2000), «Мөнәҗәтләр» (2000, рус теленә тәрҗемәсе «Мунаджаты», 2005), «Татар халык иҗаты: Әкиятләр» (1–2 т., 2008) җыентыкларының автор һәм мөхәррирләреннән берсе; «Татар халык иҗаты: Әкиятләр» («Татарское народное творчество: Сказки», т. 3, 2008), «Татар халык иҗаты: Табышмаклар» («Татарское народное творчество: Загадки», т. 4, 2008) җыентыкларын рус теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова. Казан, 1995.

Идеология ислама и татарское народное творчество. Казан, 2001.

Ислам һәм татар халык иҗаты. Казан, 2005.

XII – XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор. Казан, 2014.