Биографиясе

1923 елның 15 апреле, Пермь өлкәсенең Барда районы Барда авылы – 1989 елның 10 июле, Үзбәкстан ССРның Фирганә өлкәсе Коканд шәһәре.

Туган авылында урман хуҗалыгында эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә.

1943 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 57 нче танк полкы отделениесенең танк тубы командиры (3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы).

Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны һәм Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага (икесе дә – 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 13 августында Голомб станциясе янында (Польшаның Пулавы шәһәреннән 7 км төньяктарак) дошман контрһөҗүмен кире кайтаруда (пехотаны алга чыгару өчен, дошманның танкын сафтан чыгара һәм тубын юк итә); 1945 елның 20 февралендә Германия территориясендәге сугышларда (дошман танкын һәм орудиесен сафтан чыгара); 1945 елның 22 апрелендә Рангсдорф торак пункты (Германия) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: танкны сафтан чыгара һәм күзәтү пунктын җимерә.

1947 елдан «Төзелеш материаллары» заводында (Коканд шәһәре) слесарь булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1967. Кн. 2;

Кургузов И.П. Солдатская доблесть. Ташкент, 1970;

Слава солдатская. Пермь, 1984;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов