Биографиясе

1953 елның 21 маенда Казан шәһәрендә туган.

Казан мәдәният институтын (1976 ел), Казан финанс-икътисад институтын (1983 ел) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда Казан моторлар төзү заводында башлый.

1972–1976 елларда «Теплоконтроль» заводы клубы җитәкчесе, 1976–1983 елларда Казан финанс-икътисад институтының студентлар клубы директоры.

1983–1992 елларда Казан химия-технология институтында икътисад кафедрасы укытучысы. 1992–2001 елларда Казан медицина академиясенең сәламәтлек саклау икътисады кафедрасы доценты, 2001 елдан Россия Федерациясе Үзәк банкының Казан банк мәктәбе укытучысы.

Төп хезмәтләре икътисадны акча-кредит яссылыгында көйләү мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Организация и экономика сферы медицинских услуг. Казань, 2000.

Теория и практика денежно-кредитного регулирования. Казань, 2006.

Денежно-кредитная сфера в экономике России. Казань, 2008.