Биографиясе

1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

1995 елда Казан төзүче инженерлар институтын (хәзер Казан архитектура-төзелеш университеты) тәмамлаганнан соң шунда ук эшли: ассистент, өлкән укытучы, төзелеш икътисады һәм эшмәкәрлек кафедрасы доценты, шәһәр хуҗалыгы икътисады һәм идарә итү кафедрасы мөдире (2005 елдан), Өстәмә белем бирү институты директоры (2009 елдан), бер үк вакытта, 1999–2000 елларда, Мәскәү икътисад, статистика һәм информатика университетының Казан филиалында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре капиталь төзелешне үстерү стратегиясе, көндәшлеккә сәләтлелек, икътисади тотрыклылык һәм хәвефсезлек проблемаларына карый. «Татарстан Республикасында кластерлы яссылыкта 2020 һәм 2030 елларга кадәр җитештерү көчләренең үсеше һәм урнаштырылуы» программасын эшләүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре

Вопросы планирования экономической устойчивости строительных предприятий. Казань, 2001.

Конкурентоспособность строительных организаций: Теория и практика анализа. Казань, 2002 (автордаш).

Долевое строительство: посоревнуемся? Казань, 2006 (автордаш).

Перспективы развития инвестиционно-строительного комплекса Республики Татарстан. Казань, 2008.

Автор – Ф.С.Зыятдинов